Авыл көйләрен башкаручылар конкурсындa катнашучыларның чыгышларын

"Meдиа" бүлегеннән карый аласыз. Сезнең фикерләрне көтәбез! 

 

ХУШ КЕРДЕГЕЗ, ТУГАННАР!

 

“ҖЫРЛЫЙК ӘЛЕ. КАРАОКЕ” тапшыруын караганыгыз юкмы?

Алайса, “БЕЗ” дигән бүлеккә кереп таныша торыгыз...

 

“ҖЫРЛЫЙК ӘЛЕ. КАРАОКЕ” тапшыруын яратып карыйсызмы?

Алайса, безнең турыда “ЯҢАЛЫКЛАР”дан укыгыз...

 

“ҖЫРЛЫЙК ӘЛЕ. КАРАОКЕ”да катнашу – сезнең хыялыгызмы?

“ТАПШЫРУГА НИЧЕК ЭЛӘГЕРГӘ?” дигән бүлектә барысы да аңлатылган.

 

“ҖЫРЛЫЙК ӘЛЕ. КАРАОКЕ” тапшыруына карата фикерләрегез бармы?

“КУНАКХАНӘ”дә кунак булыгыз.

 

“ҖЫРЛЫЙК ӘЛЕ. КАРАОКЕ”дан музыкаль күчтәнәч кирәк булса,

“МЕДИА” бүлеге – Сезнең өчен!

 

“ҖЫРЛЫЙК ӘЛЕ” сораштыруында катнашасызмы?

“ТАВЫШ БИРҮ”дә үз билгегезне куегыз.

 

Демо-ролик: скачать
 
Анонс

 

ИГЪТИБАР:

КОНКУРС!

 

"Җырлыйк әле. Караоке" тапшыруы кызыклы конкурс үткәрә. Сез авыл көйләрен яратасызмы? Яратасыз гына түгел - оста итеп башкарасыз дамы? Алайса, бу бәйге нәкъ сезнең өчен! Үз көчегезне сынап карагыз. Һәм, бәлки, уңыш сезгә елмаер! (Конкурсның шартлары "Яңалыклар" бүлегендә). Ә әлегә беренче өч конкурсантның чыгышларын карый торыгыз. Чыгышлар турында Сезнең фикерләрне көтәбез. 

 

* * *

26 сентябрь 20.30, 29 сентябрь 10.00 сәгатьләрдә Чаллы каласында яшәп иҗат итүче Ринат Гобәйдуллин җырларын тыңларсыз. Ул җитәкләгән "СЕРДӘШ" ансамбленә йөреп, аның матур җырларын җырлап бик күп кенә җырчылар зур сәхнәгә аяк баcты. Әлеге тапшыруда шуларның берничәсе дә катнаша.

* * *

3 октябрь 20.30, 6 октябрь 10.00 сәгатьләрдә укытучылар көненә багышланган тапшыру тәкъдим итәбез. Бу бәйрәм тапшыруының музыкаль өлешен Алсу Гарифуллина җитәкләгән Буа сәнгать мәктәбе коллективы әзерләде.